Байден җиңде, Трамп судлаша

Үткән атнаның төп вакыйгасы – һичшиксез, Америкада Байденның президент сайлавында җиңүе. Бары тик үз сүзен генә сүз итәргә күнеккән Трамп сәясәт сәхнәсе белән саубуллашырга мәҗбүр. Әмма әле ул бирешми, бәхәсле штатларда судлашып, вакыйгалар агымын үз файдасына борырга итә. Аның штабы Мичиган һәм Джорджия штатларында судны оттырды инде. Аризона штатында суд бәхәсе бара әле. Пенсельваниядә дә үзара тарткалаш тукталмаган. Ләкин дөньяның күпчелек лидерлары Байденны инде яңа президент итеп таныдылар һәм котладылар. Кытай белән Россия ашыкмыйлар. Кремльдә Трамп президентлыгына өмет баглаганнар иде, чөнки Байден командасында Россиягә каршы санкцияләрне көчәйтергә чакыручылар төп скрипкада уйный. 77 яшьлек Байден санкцияләрдән башка да Мәскәү ашына байтак тараканнар салырга сәләтле. Ул Иранга санкцияләрне туктатырга җыенуын әйтә. Бер шушы гамәле белән генә дә ул «кара алтын» базарында бәяләр тәгәрәвен тәэмин итә һәм Россияне җир мае белән сәүдәдә арткы планга күчерә ала.
Трамп штабы үз тарафдарларына «гадел сайлаулар»ны яклау өчен акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Әмма аның сайтында вак хәрефләр белән хәйрия акчасының сайлау компаниясе өчен алган әҗәтләрне түләргә кирәк икәне язылган.
Чынлыкта Америкада сайлау төгәлләнмәде әле. Анда халык президентны түгел, сайлаучыларны (выборщик) сайлый. 4 ноябрь сайлавы Байден яклы сайлаучыларның күбрәк икәнен генә күрсәтте. Президент сайлауны соңрак берничә йөз кеше төгәлләячәк. Дөрес, анда инде үзгәрешләр булмый, җиңүче дип игълан ителгән кандидат раслана гына.
Әрмән лидеры Пашинян Байденга хат язып, Таулы Карабах конфликтында Ереванны яклавын үтенде. Тик инде сугыш театрында төп вакыйгалар уйналып бетеп килә. Баку Шушаның алынуы хакында игълан ясады. Әрмәннәр моны танымаса да, барлык чыганаклар әзәриләрнең уңышын раслыйлар. Шәһәр өчен урам сугышлары югары технологияле дроннар кулланып түгел, пычак һәм пистолетлар белән барды. Француз чыганаклары шул турыда хәбәр итә. Бу сәхнәгә әзәрбайҗаннарның тау спецназы чыгуын аңлата. Какшамас ныгытма булып саналган Шуша нәкъ менә шуларның каһарманлыгы нәтиҗәсендә бер кулдан икенчесенә күчте. Әзәрбайҗан кораллы көчләренең тау пехотасы 3 ноябрьдән 4сенә каршы төндә шәһәргә үтеп кергән һәм плацдарм яулаган иде инде. Калканлы техника һәм артиллериядән башка гына алар яулап алган мәйданны тотып тордылар һәм киңәйттеләр. 6 ноябрь кичендә мотоукчы гаскәрләр шәһәргә бәреп керде һәм диңгез өсте тигезлегеннән 1800 метр биеклектә булган ныгытма тулысынча яуланып бетте. Әрмән кораллы көчләренең контрһөҗүмнәре кире кайтарылды. Кайбер чыганаклар Шушаның алынуы Степанакертта – Таулы Карабах башкаласында паника кубарды, шәһәрдән качучы халык бөкегә бөялде, дип хәбәр итәләр. Шуша түнтәрелеше әзәрбайҗаннар һәм әрмәннар өчен генә түгел, дөнья сәясәте өчен дә мөһим тарихи вакыйга буларак кереп калырга һәм әһәмияте ягыннан Байден җиңүеннән ким булмаска вәгъдә итә.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү