Казаның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары вафат булган

Казанда Идел буе һәм Вахитов районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнановның гомере өзелгән. Полковникның коронавирус белән авырганнан соң хәле начарланып киткән булган.

Шамил Ханнановның вафаты сәбәпле, Казан мэриясе аның якыннарының кайгысын уртаклашты.

Шамил Ханнанов Ватанны саклау һәм яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдәге зур өлеше өчен Татарстан Президенты указы нигезендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»
медале белән бүләкләнгән булган.

Хәрби комиссарны иртәгә соңгы юлга озаталар.


Фикер өстәү