Халык табибы Фиркат Галимов: «Ярату – үзе дару»

…Шактый таушалган бу нарат өй Болгар читендәге Изге Рабига күленнән әллә ни ерак түгел. Биредә һәр икесе яртышар гасыр дәвамында халык сәламәтлеге сагында эшләгән Фиркат ага һәм Асия апа яши.

Әти-әниләренең хезмәт эстафетасын кабул итеп, үзләре дә инде озак еллар дәвамында табиб булып эшләүче уллары Искәндәр, кызлары Гүзәл, кияү-киленнәре һәм оныкларының эш стажын бергә исәпләсәң, өч буын Галимовлар 150 елдан артык халык сәламәтлеге сагында икән.

Фиркат ага Рабига күле тирәсен көнгә берничә тапкыр урый. Һавасы да саф, җәяү йөреп кайту сәламәтлеккә дә файдалы, ди. Мин килгәндә, чираттагы «сәяхәт»еннән кайтып килеше иде.

– Апаны адаштырып калдырдыңмы әллә?

– Алтмыш ел бер сукмактан йөргәнне, бүген генә адашмас иде әле. Чирләп китте. Хастаханәдә кайсыдыр җирен кисмәкчеләр иде, ризалашмады. Кирәк булмаса, Ходай бирмәгән булыр иде, ди. Табибларны яратмый бит ул. Тик мине ул исемлеккә керткәне юк. Әлегә. Әйдә, җил көчәйгәнче, өйгә керик.

Бик җитди күренсә дә, шаян кеше ул. Сөйләшкәндә, кайбер җөмләләрен онытылмасын өчен хәтер дәфтәренә язып куясы килә.

«Чирләп киткән» Асия апа, без өйгә кергәндә, яшь киленнәр сыман бизәкле алъяпкычын биленә бәйләп, өй уртасындагы утын миченнән вак бәлешләр чыгарып тора иде. Вакыты шундый: кулларыбызны махсус сыеклык белән «дәваларга» да онытмады. Сакланганны Ходай саклый, янәсе…

Чәй өстәле янында үземне күптән кызыксындырган сорауны бирәм. Әгерҗе районының Көчек авылында туып үскән кыз белән Буа районының Аккүл авылы егетен алтмыш ике ел элек язмыш ничек очраштырган?

– Гаиләдә биш бала үстек. Әти-әни колхоз эшендә. Җиденче класстан соң, Ижау шәһәренең бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Казаннан практикага студентлар килгән. Берсе миннән күзен алмый гына бит. Сөйләшүе дә ягымлы. Шаяртамы, чынлап әйтәме, аңламассың. «Син – минем булачак хатыным», – дигән була. Яшь чак бит. Ышандым шуңа… – ди Асия апа.

– Үкенгән чаклар да булдымы әллә?

– Юк ла. Үкенергә вакыт калмый иде. Фиркат ул хәзер генә юаш сыман. Баш табиб булып эшләгәндә, бөтенебезне утлы табада биетә иде.

62 ел бергә яшәсәләр дә, әлеге гаиләдә үзара хөрмәт, ярату барлыгы һәр сүздән сизелеп тора. Фиркат аганың «Ярату – үзе дару» дигән сүзләрне кабатлавы да шуннан килә бугай.

Хәер, утыз елдан артык район хастаханәсе белән җитәкчелек иткәндә төрлесе булгандыр. Череп, җимерелеп баручы егермегә якын агач бинаны сүтеп, заманча поликлиника, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм башка күп төрле корылмалар төзү, булмаганны бар итеп, үзәк хастаханәнең генә түгел, авыллардагы участок больницаларының матди базасын ныгыту өстенә, райком вәкиле буларак, язгы чәчү, урак өсте яки кышлату чорында куна-төнә «палнамуч» булып йөрергә дә туры килә аңа. Бу кадәресен үзем дә хәтерлим. Район үзәгеннән 90 чакрымдагы Иске Рәҗәп авылында ул елларда, районнан Галимов килә, дип, берничә көн алдан итәк-җиңнәрне җыештыра башлыйлар иде.

Урындагы җитәкчеләр өнәп бетермәсә дә, халык ярата иде үзен. Гадәттә, чир-авыруларны соңгы чиккә җиткермичә табибларга мөрәҗәгать итмәгән авыл кешеләре баш табибның ярдәмен күп татыды ул елларда.

Намуслы хезмәте өчен Почет Билгесе ордены белән бүләкләнгән, «СССРның сәламәтек саклау отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исемнәре дә шуңа бирелгәндер.

Тугызынчы дистәне түгәрәкләп барса да, Фиркат ага тормышын эш-мәшәкатьләрсез күз алдына китерә алмый. Ул – республика сәламәтлек саклау тармагының мактаулы ветераны, «Ел табибы-2014» исеменә ия. «Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе»н төзү, Казан медицина институтының стоматология факультетын алтмыш ел элек тәмамлаучылар белән очрашуны оештыру, Спас районында сәламәтлек саклау системасының 190 еллык тарихы турында китап бастыру – болар әле тынгы белмәс ветеранның игелекле эшләренең бер өлеше генә.

Камил Сәгъдәтшин

 

 


Фикер өстәү