Путинның зур матбугат конференциясе гадәти булмаган форматта узачак

Быел Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе “гадәти булмаган” форматта узачак. Шул ук вакытта ул туры элемтә элементларын да саклаячак. Бу турыда Президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

– Без чараның вакыты, аның нинди форматта узачагы турында тәфсилләп җиткерербез. Билгеле сәбәпләр аркасында, ул гадәти булмаган форматта узачак, әлбәттә, – дигән Песков.

Кремль вәкиле әйтүенчә, әлеге чарада Президент белән төбәк, федераль һәм чит ил журналистларына аралашу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук ул матбугат конференциясе вакытында журналистларны билгеле бер урында җыячакларын да хәбәр итте. Ләкин әлегә аның төгәл урыны билгеле түгел. Аның сүзләре буенча, планнар коронавирус таралу белән бәйле, көн саен үзгәреп тора.


Фикер өстәү