Татарстанда бер ир-ат Сбербанкны талаган

Яшел Үзән районында урнашкан банкны бер ир-ат талап чыгып киткән, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Бүген иртән Васильево бистәсендәге банк бүлегенә битлек кигән яшь ир-ат кергән, кассирга язу биргән. Анда ул кассирга янаган һәм акча таләп иткән сүзләр язган. Башта кассир ир-атны җитди кабул итмәгән һәм язуны кире биргән. Аннан соң ул кассирга пистолетка охшаш әйбер терәгән һәм 110 мең сум акча алып чыгып качкан.

Агентлыкка билгеле булганча, сүз «Саклык банкы» бүлеге турында бара.

Ир-ат якынча 40 яшьтә, кара куртка һәм кара шапка, битлек кигән булган.

Җинаять урынына Яшел Үзән прокурорының урынбасары Фәрхать Шәйхаттаров килгән. Хәзер моның сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хәлгә карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.


Фикер өстәү