Музейга «онлайн» да барып була

Бүген безнең илдә генә түгел, бөтен җир шарында катлаулы вакыт. Барасы җиргә барып, планлаштырылган урыннарга йөреп, күрешәсе кешеләр белән күрешеп тә булмый. Сакланабыз. Әллә инде табигать безне сынап карый, әллә кисәтә – кешеләр, бик тәкәбберләнмәгез әле, сездән дә өстен көчләр бар, диюеме? Ләкин тормыш дәвам итә, өйдә генә утырып булмый, кибетенә дә барырга кирәк, эшкә дә йөрми булмый. Күңел дә матурлыкка омтыла — табигатькә чыгасы, театр-музейларга йөрисе килә.

Музейга барыргамы-юкмы, дип икеләнгән тамашачылар өчен онлайн проектлар ярдәмгә килә. Габдулла Тукай әдәби музее  бу җәһәттән, социаль челтәрләрдә кызыклы язмалар, видео-күрсәтмәләр, онлайн күргәзмәләр тәкъдим итә. Вконтакте, инстаграм социаль челтәрләрендә музейның үзенең бите бар. Һәркөнне анда яңа язмалар, фоторәсемнәр эленә.

Өйдә утырган килеш, музейда урын алган экспонатлар, аларның кыскача тарихы белән танышырга мөмкин. Онлайн проект кысаларында музей тарихына кагылган язмалар, ачылыр алдыннан һәм эшләү дәверендә музейда кичерелгән вакыйгалар, төрле елларда эшләп киткән шәхесләр, музей кунаклары турында кызыклы язмалар тәкъдим ителә.

“Тукай турында замандашлары” сәхифәсе тамашачыларны Габдулла Тукайны күреп белгән, аралашкан кешеләр белән таныштыра, аларның Тукай турындагы истәлекләреннән өзекләр китерелә, кызыклы моментлар искә алына.

Музейның бик тә уңайлы “Тукай үзәге” бар. Анда 800 йөзгә якын китап урын алган. Ул гел баетылып тора. Монда китапларны кулга алып карарга, кирәксә, өстәл артына утырып шөгыльләнергә мөмкин. Бүләк итүчеләр арасында гап-гади кызыксынучан тамашачылар да, күренекле шәхесләр дә бар. Бу китаплар да социаль челтәрләрдә  күрсәтелә, бүләк итүчеләр турында мәгълүмат бирелә. Проектка музейны яратучы дусларыбыз тагын да активрак катнашырлар дип өметләнәсе килә.

Тагын ике зур проектыбыз бар: “Тукайчылар мәктәбе” һәм “Тукай йолдызлыгы”.

“Тукайчылар мәктәбе” онлайн проектын без инде апрель аенда ук башлап җибәрдек. Алар ярдәмендә өйдән чыкмый гына музейның аерым бер өлешен карарга һәм экспонатлар турында кызыклы мәгълүматлар ишетергә мөмкин.

Замана үзгәргән саен музей хезмәте дә үзгәрә бара. Инде борынгыча, тамашачыларны музейда гына кабул итү заман таләпләренә туры килеп бетми. Музей белән кызыксынучыларга, ләкин, мөмкинчелеге булмау сәбәпле килеп карый алмаганнар өчен дә төрле формалар уйлап чыгарырга туры килә. Бу җәһәттән онлайн проектлар бик уңышлы булып тора.

   Резедә Нәгыймуллина, Г. Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре

 

 


Фикер өстәү