Татарстан авылларында яшәүче 6,5 мең әни ярдәм алган

Авылда яшәүче яшь әниләргә түләнә торган субсидияне Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтте.

Билгеле булганча, авылда, ким дигәндә, өч ел яшәгән 25 яшькәчә хатын-кызларга, беренче баласы тугач, 50 мең сум акча, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласы туганнарга 100 мең сум акча түләнүен искәртте. Авылда яшәүче хатын-кызларга мондый ярдәм 2018 елдан гамәлдә.


Фикер өстәү