Татарстанда социаль ипотеканы рефинанслау мөмкинлеге булдырылган

Быел июнь аенда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды үз эшчәнлегенә социаль ипотеканы коммерцияле банкларда рефинанслау (процентын киметү) мөмкинлеге бирә торган үзгәреш керткән иде.

Фондның әлеге яңалыгы гаиләләргә икеләтә файда күрү мөмкинлеге бирә. Беренчедән, алар базар бәясеннән ике тапкыр диярлек арзанрак фатир (ремонт белән, ягъни яшәү өчен тулысынча әзер) алса, икенчедән ипотека кредитын банк шартлары буенча үзгәртү мөмкинлегенә ия. Бу шулай ук гаиләләргә бүгенге дәүләт ярдәме чараларыннан – беренче, икенче һәм өченче балага бирелгән ана капиталыннан файдалануга юл ача.
Рамил Вафин нәкъ шулай эшләгән дә: социаль ипотеканы төбәк банкында рефинанслаган. Моның өчен башта банкка мөрәҗәгать итеп, аннан хуплау алган, шуннан Дәүләт торак фонды белән фатир бәясен тулысынча түләргә ниятләнү турында килешү төзегән. Килешү “Росреестр”да теркәлгәч, барлык документларын банкка илтеп тапшырган.
Шулай итеп, ул социаль ипотека ставкасын банкның 4,6 процентлы ставкасына үзгәрткән. Моннан тыш аңа “страховка” түләргә кирәк булачак. Кредит күләменең чама белән 1 процентын тәшкил итә бу. Хәзер аның айлык түләү күләме берникадәр артып, түләү срогы кимегән. Шул ук вакытта фатирының ахыр бәясе анык кына билгеләнгән, һәм ул ай саен артмаячак.
Рамил өченче баласына 450 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алуга гариза тапшырган инде. Ә аны, федераль закондагы чикләүләр аркасында, социаль ипотека программасы буенча файдаланып булмый иде.
Шулай итеп, социаль ипотека фатирының арзан булуы һәм балалары туган өчен торак бәясен киметкән субсидияләр (бер балага 200 сум күләмендә фатир бәясе кими) нәтиҗәсендә Рамилнең фатиры күчемсез базардагы шундый ук “куыш” бәясеннән 1,2 миллион сумга арзанракка төшкән.
Рамил Вафин социаль ипотеканы рефинанслауда тәүге юл яручыга әйләнгән. Хәзер банкларның бу җәһәттән тәҗрибәсе бар. Димәк, башка гаиләләр рефинанслау эшен тизрәк башкара алачак дигән сүз.


Фикер өстәү