Педиатр Юлия Туманова: «Баланың елга 6-8 тапкыр ОРВИ белән авыруы норма санала»

20 ноябрь – Халыкара педиатр көне


Хәтта яңа туган сабый белән дә сөйләшергә кирәк! Башкаладагы 7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсенең педиатрия бүлеге җитәкчесе Юлия Туманова балалар белән уртак тел табуның төп серен шунда күрә. “Балалар табибы, үз эшен, сабыйларны яратудан тыш, яхшы психолог та булырга тиеш. Баланы бүлмәгә керешкә ашыгып тикшерә башлап булмый. Иң элек аңа башка темага кагылышлы сораулар биреп, кызыксынулары турында сөйләшеп алырга кирәк. Мин хәтта яңа туган сабый белән дә сөйләшәм! Бер сүз әйтә белмәсә дә, алар да үзен якын итеп эндәшкәнне ярата”, — ди тәҗрибәле педиатр.

Табибтан, аннан да бигрәк, уколдан куркуны исә уен ярдәмендә җиңәргә киңәш итә ул. “Ата-аналарга минем янга килер алдыннан сабый белән “табиблы” уйнарга киңәш итәм. Болай эшләгәндә, ул хастаханәгә азмы-күпме рухи әзерлек белән килә. Зуррак балаларга, гадәттә, табибка күренмичә генә ахыргача савыгып булмавын аңлату да җитә”, — ди Юлия Александровна.
Дистә елдан артык балалар табибы булып эшләүче Юлия ханым үз һөнәре турында бик тәмләп, кадерле баласыдай якын итеп сөйли. “Университет тәмамлагач, педиатрия бүлегендә бергә белем алган төркемдәшләремнең күбесе интернатурада уку өчен травматология, гинекология, отолорингология кебек бөтенләй башка юнәлешләрне сайлады. Мин исә балалар сәламәтлеге белән шулкадәр кызыксынып киттем ки, хәтта үземне башка юнәлештә сынап карарга кирәк дигән уй башыма да килмәде. Хәзер дә сабыйлар белән эшләүне ташлап, өлкәннәрне дәвалауга күчмәс идем”, — ди ул.
Үзен тулысынча педиатрия тармагына багышласа да, Юлия Туманова күңелдән генә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче табибларга соклануын яшерми. 2 курста укыганда биредә практика үткәннән калган хөрмәт хисе бу. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгәндә бик зур тәҗрибә туплый ул. “Ул чакта өйрәнгәннәрнең һич көтмәгәндә кирәге чыгып куйды бит. Осиново бистәсе хастаханәсендә эшләгәндә булды ул хәл. Көзге чор. Кичке сәгать алтылар тирәсендә бүлмәгә 3-4 яшьләр тирәсендәге баланы бер кат одеялга төргән ир-ат килеп керде. “Ярдәм итегез, зинһар”, — дип ялвара. Бала аңсыз, зәңгәрләнеп беткән… Сулышы, йөрәк тибеше дә сизелми диярлек. Бөтен белгән догаларымны укып, беренче ярдәм күрсәтергә туры килде. Бәхеткә, ахыры хәерле булды. Дүрт көн буе кизү белән авырган баланың организмы шул рәвешле сусызландырылган булган”, — дип искә алды әңгәмәдәшем.
Үз һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын ахыргача кузаллау өчен әнә шул бер очрак җитә кала ала. Җаваплылык димәктән, педиатрия тармагындагы кадрлар кытлыгының төп сәбәбен дә әнә шул җаваплылыкта күрә Юлия Александровна. “Балалар сәламәтлеге сагында тору – зур җаваплылык. Күпләр әнә шушы җаваплылыкка әзер булмый. Бүген табибның эше авыруны тикшерү, дәвалау белән генә чикләнми. Соңгы елларда язу-сызу, кәгазь эше өстәлү дә эшне бермә-бер арттырды. Әмма табибларның хезмәт хакы аз димәс идем. 1,5-2 ставкага көне-төне эшләгән белгеч, хезмәтенә күрә тиешле акчасын да ала. Үз эшен намус белән башкарган һәркемгә хезмәтенең әҗерен күрергә язсын”, — ди ул.
Юлия Туманова әти-әниләр колагына берничә киңәш тә җиткерде:
1. Бала авыртудан куркырга кирәкми! Сабыйның елга 6-8 тапкыр кискен респиратор-вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыруы норма санала.
2. Вируслы чирләр котырган чорда, балалар белән кеше күп була торган урыннарда йөрүдән тыелып тору хәерле. Чыгарга туры килгән очракта да өйгә кайткач, иң беренче эш итеп, баланың тамагын чайкатып, борынын юдырырга кирәк.
3. Авырту башланганны көтеп ятмагыз! Һәр ата-ана баласының йомшак урыннарын белә. Шуңа күрә алдан анализ тапшырып, бала организмындагы үзгәрешләрне башлангыч чорда ук контрольдә тотарга кирәк.
4. Сәламәтлекнең 80 проценты дөрес тукланудан тора. Фастфуд, коры- сары ашарга күнеккән замана баласын дөрес тукланырга өйрәтү бик кыен, билгеле. Эшне нидән башларга? Иң беренче чиратта тиз үзләштерелә торган углеводларны (кәнфит, печенье һ.б.) киметәбез. Аның урынына яшелчә, җиләк-җимешкә, аксымга бай балык, ит, чикләвек, кузаклыларга басым ясыйбыз. Баланың рационы витаминнарга, төрле микроэлементларга бай булырга тиеш. Д, С витаминнарын, цинк, Омега маен балаларга аерым эчерергә кирәк. Ник дигәндә, алар ризык аша гына организмга җитәрлек күләмдә кереп бетә алмый. Әмма бу витаминнарны кайчан һәм күпме күләмдә эчәргә кирәклеген фәкать табиб кына билгеләргә тиеш.
5. Бала организмын чыныктырырга да онытмагыз. Спорт белән шөгыльләнсен ул. Аз хәрәкәтләнү бик күп төрле чирләрнең баш калкытуына китерә. Баланың саф һавада йөрүен, йокы режимын контрольдә тотарга да онытмагыз.
6. Балалар, дөрестән дә, коронавирус белән сирәгрәк авырый. Авырган очракта да бу чирне җиңелрәк кичерә. Организмга үтеп керер алдыннан вирус кешедәге АСЕ2 аксымы очларына “ябыша”. Балаларда исә андый рецепторлар бик аз күләмдә була. Шул рәвешле коронавирус яшь организмга үтеп керә алмыйча “тилмерә”. Аллага шөкер, минем участокта коронавирус белән авырган бер генә бала да юк. Ата-аналары бу вирус белән авырган сабыйларның да анализ нәтиҗәләре тискәре булды.
7. Баланы мәҗбүриләп ашатырга тырышу – зур хата. Балагыз үзен яхшы хис итсә, хәрәкәтчән булса, барлык эштә актив катнашса, балагыз сау-сәламәт дигән сүз. Аның аз ашавына эчегез пошмасын. Бала үзенә кирәк кадәрен генә ашарга тиеш. Гадәттә, сабыйлар 1 яшькә кадәр ныгытып ашый да соңрак 4-5 яшькә кадәр ашауга исләре китми башлый. Мәктәп чорында аппетитлары кабат яхшыра.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү