Авылның сәламәтлеге ничек?

Сәламәтлекнең кадере быел тагын да артты. Хастаханә юллары да күп тапталды. Зарланучылар да җитәрлек. Шәһәрдә табиб ерак түгел, авыл кешесенә игътибар җитәме? Бу хакта үзләреннән сорадык.

Фәнил Габдрахманов, Балтач районының Сосна җирлеге башлыгы:

– Авылыбызда ФАП эшли. Ике фельдшерыбыз бар. «Демография» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту эшләре бара. 65 яшьтән узганнарны районга диспансеризациягә йөртәбез. Аларны машина килеп ала. Бездә кеше урамнарга чыгып таяклар тотып йөрми. Сәламәтлекне эштән, хәрәкәттән таба. Пандемия вакытында аеруча бер-береңә йөрүләр кимеде. Саклык чаралары күреп кенә йөриләр. Сәламәтлекне әнә шулай кайгырталар.

Сәрия Гибадуллина, I төркем инвалид:

– Нурлат районының Чулпан авылында гомер итәм. Медицина ярдәме дигәндә, без – бик бәхетле авыл кешеләре. Даруханәбез бар, бездә участок хастаханәсе урнашкан. Җаның нинди табиб тели – шул бар. Кан анализларын да тапшырып була, УЗИ да ясыйлар. Теш табибына хәтле бар. Район хастаханәсе нинди булса, безнеке шундый. Анда эшләүче табиблар да бик кешелекле. Анализларны өйгә килеп алалар, хәтта. Юк-бар сәбәп белән табибларны борчырга тырышмыйбыз. Болай да эшләре күп. Иммунитетны күтәрер өчен өйдә витаминлы чәйләр ясап эчәбез. Үзебезне кайгыртып торабыз.

Рузилә Мөхәммәтова, Саба районының Олы Шыңар авылы фельдшеры:

– Эшли башлаганыма 35 ел булды. Элеккеге мөмкинлекләр белән хәзергесе аерыла. Дәүләт тарафыннан авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен шартлар тудырыла. Фельдшер эше җиңел димәс идем мин. Әмма яратып башкаргач, кешеләрдән рәхмәт ишеткәч, син аны ташлый алмыйсың. Соңгы елларда кешеләргә хәрәкәт җитми. Җәяү йөрүче дә сирәк. Әнә шунлыктан күп кенә авырулар баш калкыта. Өлкәннәр күбрәк йөрәк авыруыннан зарланып килә. Кан басымнары югары күтәрелә. Инсульт кичерүчеләр артты. Мин моны әлеге дә баягы хәрәкәт булмауга бәйлим. Аннары авыл кешесе тәмле ашарга өйрәнде хәзер. Дарулар бар – әмма кайчак гел аларны гына түгел, әзрәк халык медицинасын да кулланырга киңәш итәбез.

Рәмзия Вафина, Арча районының Урта Корса авылы җирлеге башлыгы:

– Фельдшерларыбыз бар. Җирлеккә кергән авыл кешеләренә ярдәм күрсәтәләр. Берсе дә акча аз, эш күп дип зарланмый. Бик намус белән эшлиләр. Шул фельдшерларның олыгаеп баруы борчый мине. Урыннарына эшләргә кеше табып булырмы? Авыл кешесе медицина ярдәменнән башка калмасмы? Авыл халкына килгәндә, алар бик актив яши. Шунысы сөендерә. Спорт белән шөгыльләнүчеләр байтак. Авыл саен бер команда. Футбол да уйныйлар, волейбол да. Бозга да чыгалар. Кеше үз сәламәтлегенә битараф түгел.

Суфия Имамиева, Кукмара районы, Төркәш авылы:

– Соңгы елларда безнең авылда да кеше сәламәтлеген кайгырта башлады. Урамда йөрүчеләр артты. Скандинавия таяклары белән йөреп кайтабыз. Хәер, җәй көне бик эләкми инде ул. Эшнең бетәсе юк. Әмма кышын ял итәргә җай чыга. Авылдашларыбыз белән бергә чаңгыга чыгабыз. Әнә шул җәяү йөрүнең файдасы бар. Сәламәтлек ныгый. Авылыбыз кечкенә генә булса да, күрше авыл кызы килеп фельдшер булып эшли. Авырып китүгә аны чакыртып алабыз. Иренә рәхмәт, тәүлекнең нинди вакыты булса да, килеп җитәләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү