Бюджет кабул ителде. Җитмәгәнне табарга туры киләчәк

26 ноябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүсоветның 17 нче утырышы узды. Утырышның һәрберсе, җәмәгать судьяларын сайлауны исәпкә алмаганда, гадәттә, бюджет проектын тикшерүдән башлана.

Кичә дә 2021 елга һәм 2022–2023 план чорына Татарстан бюджеты проектын тикшерделәр. Аны беренче укылышта быелның октябрендә кабул иткәннәр иде инде. Бу юлы 357 төзәтмә тәкъдим ителгән икән. «Акча документы» безгә тормышның кая таба барганын чамаларга ярдәм итә. Мәсәлән, бюджет проектында язылганча, федераль үзәктән бирелгән акчаның 2021 елда 46,9 млрд сум, 2022 елда – 42,8, ә 2023 елда 37,3 млрд тәңкәгә калачагын күргәч, барыбер уйландыра. Бу кимү нәрсәне аңлата икән, дип куясың. Мәскәү безгә акчаны аерым бер максатлар өчен бирә, анысына рәхмәт, әмма җитмәүчелекне барыбер тутырырга кирәк булачак бит! Нәрсә хисабына, каян алып? Проектта язылганча, республика бюджетындагы резервларны файдаланырга, ягъни маяга кул сузарга туры киләчәк. «Резерв» дигәннәрен үлемтеккә җыелган акча диясе килми, әмма документтагы саннардан кайчак коронавирус «исе» килеп киткәндәй була. Әлеге афәтнең ил, Татарстан икътисадына, димәк, тормыш дәрәҗәсенә шактый каты сугуын җитәкчелек тә яшерми, без үзебез дә сизәбез. Җитәкчелеккә рәхмәт, тормышны җиңеләйтү өчен бик тырыша. Минималь хезмәт хакы күләме дә артачак. Моның өчен бюджеттан ел саен өстәмә 1,8 млрд сум акча каралган. Баксаң, бездә социаль яклауга мохтаҗлар саны да арта икән. Моның өчен казнадан ел саен тагын 1 млрд сум өстәмә акча кирәк дигән сүз. Социаль ярдәмгә мохтаҗлык күпмедер дәрәҗәдә фәкыйрьлек белән дә бәйле дигән уй бар. 2021 елга авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дә 1 миллиард сум тәшкил итә. Дөрес, моңа хәтле әлеге ярдәм күбрәк акча тора иде. Ярый әле Татарстан авыл хуҗалыгы соңгы елларда иң күп продукция җитештерү тармаклары рәтенә басып килә.

Бюджет проектына үзгәрешләр кертүнең берсе керемнәре 5 миллион сумнан  арткан физик затларга салым ставкасын 15 процентка күтәрү белән бәйле. Бу үзгәреш үзенчә «беренче карлыгач» түгел микән дигән уй да бар. Чөнки алга киткән илләрдәге кебек дифференциаль, ягъни табыш күләменә карап салым түләү кирәклеге турында фикерләр әледән-әле ишетелеп тора.

Инде бюджетның төп күрсәткечләренә килсәк, бюджет кытлыгы киләсе елларда 7 млрд 31 млн сумнан 6 млрд арасында тирбәләчәк. Шунысы кызык, хәтеребез ялгышмаса, Мәскәү бюджетында кытлык дигәннәре 500 млрд сум тирәсе. Кытлык 500 млрд сум булгач, Мәскәүнең еллык бюджеты күпме икән? Интернеттагы рәсми сайтка ышансаң, 3 триллион сум тирәсе икән.

Шөкер, акчабыз үзебезгә җитә диярлек. Җитмәгәнен Мәскәү бирә. Акмаса да, тама бит әле. Кайсы тармакны алсаң да, «өлкән агай»ның рәхмәтле кулын сизәбез. Дөрес, без үзебез дә аңа рәхмәтле, үзебездә җыелган салым акчасының шактыен Мәскәүгә юллыйбыз. Физик затларның табышына карап үзгәргән салым ставкасы да шактый ук дәрәҗәдә федераль бюджетны тулыландыруга хезмәт итәчәк.

Бәлки, мин юкка төрттереп язамдыр. Утырышта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясаган иде. Баксаң, Россия мигрантлар кабул итү буенча дөньяда икенче урында икән. Начар илгә кем агыла инде ул, ә?!

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе мәгълүматларына карасаң, быелның 10 аенда Татарстаныбызда  164,1 мең чит ил гражданы (һәм гражданлыгы булмаганнар да) теркәлгән. Ә асылда аларның төгәл санын беркем дә әйтә алмый, чөнки «качып керүчеләр» һәм теркәлмәгәннәре дә шактый, ди. Татарстан икътисады һәм сәнәгате өчен нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур, шуларга квота бирелә. Быелның ноябренә бездә чит илләрдән килгәннәрне эшкә алучы предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр саны 1448 икән.

Бу хәлгә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк түгелдер, чөнки дөнья халыклары яшәргә уңай урын эзләп гомер буе илдән-илгә, җирдән-җиргә күченеп йөргәннәр. Һәм  бу табигый да. Иң әһәмиятлесе, «бәхет эзләүче»ләргә без хәерхаһлы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Иң кызыгы, Россия чит илләргә мигрантлар бирү буенча да алдынгы урыннарның берсен алып тора.

Утырышта артык шау-шу куптарырлык мәсьәләләр булмады. Закон проектларының шактые инде бездә күптән урнашкан күркәм гадәт буенча үзебезнең законнарны федераль законнар кысаларына кертү турында иде.

Дөрес, алкоголь продукциясен сатуны чикләү турындагы закон проекты депутатларның күңелләрен тәмам кузгатты үзе. Депутат Илдар Шамилов тәкъдим иткән проект чикләүләрне тагын да кырысландыру турында иде. Хәмер сату кагыйдәләре буенча бәхәс утырыштан утырышка күчә, әмма депутатлар һаман да бер сүзгә килә алмыйлар. Берәүләр чикләүләрне хәмер сатып көн итүче эшмәкәрләргә зыян салу дип бәяли. Икенчеләре, аракы сату күпкә китте, дип бара. Бер депутат әйтүенчә, мәсәлән, Норвегиядә бөтен иленә хәмер сатучы 360 кибет бар икән. Ә бездә бер Чаллыда гына да 210, ди.

Бәхәс һаман кыза барды. Коммунист депутат Хафиз Миргалимов: «Аракы турында шул хәтле күп сөйлибез, эчәсе килмәгән җирдән эчәсе килә башлады», – дип залдагыларны көлдереп алды да: «Безгә халыктан бер генә мөрәҗәгать тә кергәне юк», – диде. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тыю юлы белән мәсьәләне хәл итеп булмый дигән фикердә. Кыскасы, депутатлар, Фәрит әфәнде әйтмешли, эчүчелек кебек «глобаль тема»ның төбенә тәмам төшеп бетү өчен эшче төркем төзү кирәклеге белән килештеләр. Кызып-кызып бәхәсләшәселәр алда икән әле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү