Бик тәмле бәрәңге дучмагы пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 2 стакан он, 5 аш кашыгы солы кисәкләре (овсяные хлопья), ярты стакан кефир, ярты стакан сөт, 1 чәй кашыгы тоз, эрерәк 5 бәрәңге, 3 чәй кашыгы атланмай, 1 баш суган.

Сөт һәм май, тоз салып, бәрәңгедән боламык ясыйбыз. Суытабыз. Кефир һәм сөткә он, геркулес (башта он белән геркулесны бергә салып болгатырга), бераз тоз кушып, камыр басабыз. 20 минутка “ял итәргә” куябыз. Суганны, турап, кыздырабыз һәм боламыкка салабыз. Камырдан җәемнәр ясыйбыз. Җәемнәргә бәрәңге салабыз да, кырыйларын бөгеп, дучмаклар ясыйбыз. Табаны майлап, дучмакларны тезәбез һәм газ мичендә 25-30 минут пешерәбез. Бәрәңгесе алсулана башлагач, мичтән алып, йомырка сарысы сылыйбыз да тулысынча кызарганчы пешерәбез. Әзер дучмакларның һәркайсы өстенә атланмай кисәге салып, табынга куябыз.


Фикер өстәү