I группа инвалид: «Аппарат өчен компенсация закон буенча бирелергә тиеш, ә ник һаман түләмиләр?»

Мин – I группа инвалид. Сөйләшә алмыйм, шуңа күрә тавыш чыгара торган аппарат сатып алган идек. Акчасын кире кайтарырга тиеш иделәр, әмма әле дә бирмәделәр. Документларым тәртиптә, бернинди җинаять тә юк. Сәламәт кеше аны бушлай бирсәләр дә, алмый бит инде. Күргәзмәгә кую түгел, файдаланыр өчен сатып алдык бит без аны. Гаделлекне табарга булышыгыз әле, – дип мөрәҗәгать итте безгә Теләче районының Ырымширмә авылында яшәүче Зиннур Закиров.

Закировлар гаиләсе газетабызны 45 елдан бирле алдыра. Узган ел редакция коллективы, «Иң тугры укучы»
буларак, аларны котлап та кайткан иде. Кыскасы, чит кеше түгел. Зиннур абыйның гауга куптарып йөри торган гадәте юк. Ул – авылның мөхтәрәм кешесе, авыл мәчетендә имам булып хезмәт иткән. Авылның беренче имамы. Колхозда – баш инженер, «Сельхозтехника»да – урынбасар, соңгы 19 елда асфальт заводы директоры булган. Авылдашларына алдан ук, операция ясатырга җыенам, тавышым булмагач, имам вазыйфасын башкара алмыйм, дип әйтеп куйган.

Аппарат бәясенә караганда, чыгымнары 11 тапкыр күбрәк чыкса да, гаделлек табар өчен юристлар янына
барырга да әзер ул. Зиннур абый әлегә сөйләшә алмый, барысын да кәгазьгә язып аңлата. Аппаратны да яралары төзәлеп бетеп, ярты елдан соң гына куярга ярый икән. Бу көннәрдә сәламәтлеген тикшертеп, нәтиҗәсен белгәч, тавыш чыгару аппараты ярдәмендә сөйләшергә ниятли. Аннары инде гозерен тел белән дә аңлата алырмын дип хыяллана.

Әлеге аппарат өчен компенсация закон буенча бирелергә тиеш, ә ник һаман түләмиләр? Акчада түгел
хикмәт, дөреслектә. Зиннур абый әнә шуны дәлилләмәкче була.
– Сөйләшә алмаса да, аның авызына карап, нәрсә әйткәнен аңлыйм. Ирем тавышсыз кала дигәч, 15 килога ябыктым. Аның белән 41 ел бергә матур гына гомер кичерәбез. Исән-сау гына була күрсен. Ризыкларны
блендер аша чыгарып бирәм, үзе ашый, – ди Тәкълимә ханым.

Гаилә башлыгы салкын тиеп авырган. Гап-гади билгеләр: тамагы, колагы авырткан. Ахыр чиктә яман шеш
икәнлеге ачыкланган, табиблар, операциясез булмый, дигәннәр. Каршы килмәгән, яшисе килә дип, ризалашкан.

Тәкълимә апа әйтүенчә, ире апрель аенда бугазына операция ясаткан. Хастаханәдә ятканда табиблар тавыш чыгаручы аппарат тәкъдим иткән. «Авылдашыбыз да шуның ярдәмендә сөйләшә, тавышы әйбәт чыга. Үзен бөтенләй башкача хис итә. Ирем янына да хәл белешергә килә. Зиннур абыегызның бик тә сөйләшәсе килә. Шуңа күрә тавыш чыгаручы аппаратны сатып алуны озакка сузмадык. Санкт-Петербург заводыннан сатып алганда, бәясе очсызрак икәнен белеште. Берәү өч ел элек үк 16 меңгә сатып алган булган», – дип сөйли хатыны Тәкълимә апа.

Социаль яклау бүлегенә баргач, андагы белгеч, тавыш чыгаручы аппаратны сатып алган акчаны кире
кайтарырга тиешләр, дип аңлаткан. Бу вакытта әлеге җиһаз аларның кулларында була инде. Социаль иминиятләштерү фондына компенсация сорап мөрәҗәгать иткәч, документларның төп нөсхәсе (оригинал) кирәк, дип аңлатканнар. Санкт-Петербургтан ук кайткач, документларны тәртипкә китерергә туры килгән.
Районның социаль яклау бүлегендә бу проблема буенча Социаль иминият фондына шалтыратып белешергә тәкъдим иттеләр. Алар, үз чиратында, фондның төбәк бүлеге филиалына шалтыратырга кушты.
Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе – 8 филиалның директоры
Әлфия Җиһаншина белдерүенчә, моңа кадәр аларда мондый мөрәҗәгатьләр булмаган.

– Зиннур Закиров әлеге аппаратны шәхси тернәкләндерү программасы (ИПР) төзегәнче сатып алган. Закон
буенча, авыру кеше программа төзегәч кенә җиһаз алу өчен медицина оешмасына, даруханәгә  мөрәҗәгать итә ала. Аның чегы, хәрефләре, номерларына кадәр туры килергә, документлар тәртиптә булырга тиеш. Бәя тулысынча ук кайтарылмаска да мөмкин. Бу социаль страховка буенча төзелгән соңгы контрактка карый. Колак аппаратымы, протезмы, нәрсә булса да, алдан сатып алырга ашыкмасыннар, – ди белгеч.

Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү