Казан үзәгендә пассажирлар утырган автобуска ут капкан (ВИДЕО)

Казан үзәгендә Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатында пассажир автобусы яна башлаган. Аны сүндергән мизгелләрне шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге олик социаль челтәрләрдә чыкты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, янгын чыккан вакытта 68нче маршрут автобусында пассажирлар булган, аларның барысы да салоннан чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын автобус йөртүче кабинасы ягында чыккан, ялкын транспорт чарасын тулысынча чолгап алган. Урынга килгән коткаручыларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә янгын сүндерелгән.


Фикер өстәү