Казанда бер инкассатор үз-үзенә пистолеттан аткан

Татарстан башкаласында инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Шаһитлар әйтүенчә, Кызыл Кокшай урамында 25 яшьлек инкассатор эш машинасы салонында булган вакытта пистолет ала һәм үзенең башына ата. Әйләнә-тирәдә башка беркем дә зыян күрмәгән.

Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү