Коронавирус буенча “кайнар линия”нең кыска номерына шалтыратырга мөмкин

Хәзер Татарстанда яшәүчеләр коронавирус инфекциясе буенча киңәш-табыш алу өчен кыска номер – 122 номерын җыеп кына да тиешле үзәк белән элемтәгә керергә мөмкин. Шулай ук элеккеге номерга (8 800 222-59-00) да шалтыратырга була.
COVID-19 буенча камилләштерелгән “Кайнар линия” өченче көнен эшли. Элемтә үзәге операторлары һәр көн саен 600ләп кешенең соравына җавап бирә. Операторның трубканы алуын көтү вакыты 11 секундтан артмый.
Республика халкы элемтә үзәгенә коронавируска тест нәтиҗәләренең әзер булу-булмавы буенча, шулай ук, тестны кайда тапшырырга, чир йоктыручылар белән аралашканнан соң нишләргә, дигәнрәк сораулар белән бигрәк тә еш мөрәҗәгать итә.
Кешеләргә киңәш-табыш бирүдә Лилия исемле робот-телефон да ярдәмгә килә. Хәзер ул инде 60тан артыграк сорауга тиз генә җавап таба ала. Лилия “карамагындагы” сорау-җаваплар алга таба әле тагын артачак.


Фикер өстәү