Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын 650 кеше сынап карарга тели

Ноябрь азагында Татарстанга Новосибирскиның “Вектор” үзәгендә эшләнгән коронавирус инфекциясеннән вакциналар сынау җәһәтеннән кайтарылды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Миләүшә Җамалиева җиткерде.

Республика бу уңайдан биш төбәк арасында пилот проектта катнаша. Россия буенча әлеге сынауны үтәргә 4 меңнән артык кеше теләк белдергән, алар арасыннан 3 мең кеше сайлап алынган. Татарстаннан 650 кеше сынау үтмәкче. Байтагы мәгариф тармагында эшләүчеләр һәм Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, “ЭпиВакКорона” вакцинасы махсус транспортта кайтарылган. Аны 2-8 градус салкынлыктагы туңдыру камерасында саклыйлар. Күмәк рәвештә вакцинацинацияләүгә кайчан керешәчәкләре әлегә билгеле түгел.


Фикер өстәү