Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы Казанда була

Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була, дип хәбәр итәТатарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте.

18:00 сәгатьтә башланачак чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Картина сюжеты буенча Сөмбел һәм Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның баласы туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Сөмбел аны гафу итә алмый һәм нәни улын алып, Бохарага туганнары янына китә…

Үзбәк киносы көннәре 4-6 декабрьдә узачак.


Фикер өстәү