Коронавирус прививкасыннан соң чикләүләр турында сөйләделәр

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән соң бер тәүлек дәвамында физик йөкләнешләрдән тыелырга кирәк. Бу хакта Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Наталья Шиндряевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, чикләү, барыннан да элек, күнекмәләр белән актив шөгыльләнүчеләргә кагыла.

«Без тәүлек дәвамында җитди физик йөкләмәләрдән тыелырга киңәш итәбез. Бигрәк тә киңәш залга актив йөрүче һәм күнекмәләр белән бик җитди шөгыльләнүчеләргә кагыла. Тыныч, гадәти тормыш режимы булырга тиеш», — дип искәртте белгеч.

Шулай ук ул прививка алучыларда беренче 24 сәгатьтә хәлсезлек, 37 градуска кадәр температура күтәрелү, йокы килү халәте күзәтелергә мөмкин, дип сөйләде. Шиндряева сүзләренчә, борчылырга кирәкми — бу вакцинага нормаль реакция.


Фикер өстәү