Акчаны янга калдыру буенча ЛАЙФХАК

Кемнең генә акчаны мөмкин кадәр саклыйсы килми икән? Әлбәттә, берәүнең дә янчыгындагы байлыгы чиксез күләмдә түгел.

Бер кызыклы статистика бар: табигатькә зыян китермәскә тырышып яшәүчеләр, эко-тормыш алып баручылар башкаларга караганда акчаны азрак тота икән. Ни өчен шулай килеп чыга соң, диярсез. Түбәндәге мисаллар ярдәмендә моңа төшенеп карыйк.

Яктылык чыганаклары. Күпләр, очсызрак дип, кыздырма кыллы лампалар сатып ала. Көнгә алар якынча 2 кВт, ә айга 60 кВт энергия тота. Бу бер айга 240 сум дигән сүз. Экологиягә азрак зыян салучы светодиодлы лампалар исә моңа караганда 7 тапкыр кимрәк энергия тәлап итә. Шул рәвешле, бер айга нибары 34 сум гына сарыф ителә.

Пластик пакетлар. Аларның уртача бәясе 2-5 сум. Бүгенге көн өчен юкма гына бәя булып тоелса да, кибеткә кергән саен пакет сатып ала башласаң, яхшы гына сумма җыела. Аларны еш алып, без бюджетыбызга гына түгел, әйләнә-тирәбезгә дә зыян салабыз. Җиргә ташланган бер пластик пакет 450-500 ел(!) чамасы таркала. Алмаш бар: күп тапкыр кулланыла торган эко-пакетлар белән йөрергә мөмкин.

Тәмәке. Аның бер кабына уртача бәя 60-100 сум. Сәламәтлек, кесәгә генә зыян килә дип уйласагыз, ялгышасыз. Тәмәке табигатькә дә коточкыч зыян сала. 300 данә тәмәке ясар өчен 1 агач яндырыла, аның төтене атмосфераны боза, җиргә ташланган калдыклары ел саен 340-680 миллион килограммны тәшкил итә. Уйланырга урын күп, кыскасы.


Фикер өстәү