Физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләк ясадылар

Түбән Каманың үзәк мәчете, инвалидлар декадасы уңаеннан, физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләк ясаган. Әлеге эшне мәчетнең яшьләр бүлеге оештырган.

Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов мәчеттә хәйрия юнәлешендә эшнең күптән алып барылуы һәм дәвамлы булачагын әйтте. Быел күчтәнәч сыйфатында тәм-том һәм шәхси гигиена чаралары әзерләгәннәр. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, балалар күчтәнәч алып килүче абыйларына үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырган.


Фикер өстәү