Россиядә күп балалы гаиләләр өчен ташламалы яңа кредит булдырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен кредит бирүнең яңа программасын әзерләргә тәкъдим иттеләр. Акча җир кишәрлекләрен тәртипкә китерү өчен биреләчәк, дип хәбәр итә «Известия» газетасы.

Дәүләт Думасы депутаты Никита Березин РФ вице-премьеры Андрей Белоусовка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен киңәйтү нәтиҗәсендә, аларга бушлай бирелгән җир кишәрлекләренә коммуникация үткәрү һәм төзелеш эшләре алып бару мөмкинлеге туачак. Парламентарий сүзләренчә, аңа җирнең торак пунктлардан читтә бирелүенә, шулай ук тиешле инфраструктура булмавына бәйле рәвештә күп кенә шикаятьләр килгән.

«Бүлеп бирелгән җир торак пунктлардан, юлдан, ниндидер коммуникацияләр һәм инфраструктурадан (су, электр, газ һ.б.) читтә булырга мөмкин. Мондый участоклар яшәү өчен генә түгел, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен дә яраклы түгел», — дип искәртте Березин.

Фракцияләрнең күпчелек өлеше әлеге тәкъдимне хуплаган. Билгеләп үтелгәнчә, Ерак Көнчыгышта җир кишәрлеге алучылар белән дә шундый кыенлыклар туа. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-12-2020/rossiyad-k-p-balaly-gail-l-r-chen-tashlamaly-ya-a-kredit-buldyryrga-t-k-dim-ittel-r-5792692


Фикер өстәү