Табиб вакцинациядән соң коронавирус белән зарарлану мөмкин булган очрак турында әйтте

Прививкадан соң коронавирусны, әгәр кеше ике фазалы вакцинациянең икенче этабын алмаса, йоктырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Икенче прививка ясамасак, коллектив иммунитет күпкә начаррак булачак. Тик бу конкрет кеше өчен дә нормаль иммунитет булмаячак», — дип искәртте профессор-иммунолог Полина Степенская.

Аның сүзләренчә, күп кенә илләрдә яшәүчеләрне электрон ресурслар ярдәмендә икенче прививка кирәклеге турында кисәтәчәкләр, ләкин вакцинацияләүнең күп еллык тәҗрибәсе гражданнарның аңлы булуларын күрсәтә.

Степенская әгәр дә кешеләргә икенче фазаның әһәмиятен аңлатсалар, аларның вакцинацияне тулысынча үтәчәкләренә ышануын әйтте.

Ул, шулай ук, мөгаен, киләчәктә ковидтан ике фазалы прививка, грипптагы кебек үк, кирәк тә булмас, дип белдерде.

«Бәлки, вакыт узу белән, бер-ике елдан соң барысы да үзгәрер һәм безгә ике фазалы прививка кирәкмәс тә. Грипптагы кебек», — дип йомгаклады белгеч.


Фикер өстәү