Тагын бер президент коронавирус йоктырган

Франция президенты Эммануэль Макронның коронавирус инфекциясен йоктыруы ачыкланган, дип хәбәр итә REGNUM.

“Барлык кешеләргә карата кулланыла торган гамәлдәге медицина инструкцияләре нигезендә, республика президенты 7 көнгә үзизоляциягә китәргә тиеш”, – дип хәбәр ителгән Франция президенты администрациясеннән. Шул ук вакытта аның үз эшчәнлеген өйдән торып дәвам иттерәчәге турында да белдерелгән.

Исегезгә төшерәбез: Макрон – коронавирус йоктырган тәүге президент түгел. Пандемия башланганнан бирле инде АКШ президенты Рональд Трампка, Бөекбритания премьер-министры Борис Джонсон, башка дөньякүләм лидерларга чирдән дәваланырга туры килгән.


Фикер өстәү