23 декабрьгә 24 мәсьәлә каралачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унисигезенче утырышы 23 декабрьдә узачак. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәләне, шул исәптән 6 республика законы проектын һәм 7 федераль закон проектын карап тикшерергә җыена.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, 4 республика законы проекты беренче укылышка тәкъдим ителә. Болар – гомуми файдаланудагы тимер юлларга салым ставкасын билгеләүне, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауның төбәк программасын әзерләү тәртибен аныклауны күздә тоткан һ.б. закон проектлары.
Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты Дәүләт Думасына «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кертү буенча Дәүләт Советы тәкъдимен карап тикшерүгә әзерләгән. Анда шәхси торак йортлар төзү өчен төбәкләр бюджетларына финанс ярдәме күрсәтү күздә тотыла.
Унсигезенче утырышта шулай ук Дәүләт Советының 2021 елга закон проектларын эшләү планы проектын һәм Россия төбәкләре парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек итү планы проектын кабул итү планлаштырыла.


Фикер өстәү