Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган тагын өч кеше вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп 1949, 1946 һәм 1944 елларда туган өч ир-ат вафат булган.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан барлыгы 170 кеше үлгән.