Яңа ел алдыннан башкарырга кирәкле иң мөһим 10 ЭШ

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Вакытны юк-барга әрәм итми генә, эшне нидән башларга? Нәрсәдән тотынырга?

1. Киләсе елга теләкләрегезне яхшылап уйлап, шуларны бик төгәл генә күз алдыгызга китерегез. Биредә сүз аларны кәгазьгә язып, яндыру һәм көлен шампанга салып, курантлар сукканда эчеп җибәрү турында бармый. Телисез икән, анысын да эшләргә мөмкин анысы. Ак Үгез елыннан нәрсәләр көтәсез, ниләр телисез? Шуларны тәгаен генә аңлап-барлап, бөтен нечкәлекләре белән күз алдына китерсәгез, теләкләрегез, һичшиксез, тормышка ашачак!

2. Игелекле гамәл кылыгыз. Әйтик, балалар йортына Яңа ел бәйрәменә барып килегез, хуҗасыз ач этне ашатыгыз, өлкән яшьтәге күрше әбигә сумкасын күтәреп кайтырга булышыгыз. Әлбәттә, саваплы эш елына бер тапкыр гына булырга тиешле әйбер түгел, әмма кайчан да булса башларга кирәк ич!

 

3.Узып баручы елга рәхмәтегезне әйтегез. Гәрчә авырлыклары, күңелсезрәк вакыйгалары белән шактый ук талкыса да, һичшиксез, күңелгә ятышлы. шатлыклы вакыйгалары да булмыйча калмагандыр. Файдалы тәҗрибәсе, киләсе елда тормышыгызны яхшырак якка таба барып җибәрү мөмкинлеге биргән өчен аны рәхмәтегездән калдырмагыз.

 

4. Үзегезне мактап куегыз. Үзебезне тәнкыйтьләргә, сүгәргә бик оста без, тик менә мактауга килгәндә кыенрак. Бу елда үзегез белән горурлануга сәбәпләр, шәт, чыкмыйча калмагандыр. Аларның бит әллә нинди зур булуы кирәкми. Мәсәлән, көзен бакчагыздан узган елдагыдан әйбәтрәк уңыш җыеп алгансыздыр, яки компьютерда берәр нәрсәгә, йә булмаса кул эшенә өйрәнгәнсездер, бәлки. Шулай икән, бик әйбәт бит инде! Үзегезне мактасагыз, Яңа ел горурлык хисләре кичерү өчен башка сәбәпләр дә алып киләчәк.

5. Өегезне кирәкмәгән иске-москыдан арындырыгыз. Яңа ел алдыннан өйне кирәкмәгән әйберләрдән чистартканда, торакка гына түгел, бәлки уй-фикерләргә дә яңалыкларның үтеп керүенә юл ачыла.

6. Бурычларны түләп бетерегез. Мөмкинлеккә карап, Яңа елга алар белән кермәү хәерле. Сезгә шундук җиңелрәк, күңеллерәк булып китәчәк.

7. Киләчәккә үзегез өчен нәтиҗәләр чыгарыгыз. Уңышсызлыклар да, уңышлар да билгеле бер йомгаклар ясау мөмкинлеге бирә ләбаса. Барлык күңелсезлекләрне узып баручы елда калдырып, үпкә-рәнҗешләрне онытыгыз, авыррак сүз әйтеп, хәтерегезне калдыручыларны кичерегез. Аларны үзегез белән Яңа елга алып чыкмагыз.

8. Якыннарыгызның күңелен күрегез. Гаиләгездәгеләр өчен, дус-ишләр һәм коллегаларыгыз өчен бүләкләр исемлеген төзегез. Яңа ел – үзебезнең яраткан, хөрмәт иткән кешеләребезгә шатлык бүләк итү чоры. Беркем дә онытылып калмасын өчен моңа бик әйбәтләп әзерләнегез.

9. Үзегезнең дә күңелегезне күрегез. Берәр яңа кием алып киегез яки чәчтарашханәгә барып килегез. Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрергә кирәк.

10. Барлык якыннарыгыз һәм дусларыгызны Яңа ел белән котлагыз. Әби-бабайга – гадәти котлау открыткасы, коллегагызга – электрон котлау юллагыз, бергә яшәмисез икән – әти-әниегезгә шалтыратып, бәйрәм белән котларга онытмагыз, дусларыгызга кунакка барып килегез.


Фикер өстәү