Банктан 25 миллион урлаган Хәйруллиннарга хөкем карарын үзгәрткәннәр

Башкортстанның Салават шәһәре судында «Россельхозбанк» ның элеккеге кассиры Луиза Хәйруллина һәм аның ире Марат Хәйруллинга карата чыгарылган хөкем карары законлы көченә керде.

Югары суд карары буенча, беренче инстанция карары җәза өлешендә үзгәрмәгән, әмма матди зыянны түләттерү өлешендә үзгәртелгән. Шулай итеп, ир белән хатын үзара миллионлаган бурычларын тигез рәвештә бүлеп түләргә тиеш булачак.

Искәртеп узабыз, Хәйруллина банктан 25 миллион урлаганна соң — биш, ә ире алты елга гомуми режимлы колониягә озатылды.


Фикер өстәү