Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 104 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 104 яңа очрагы теркәлгән. Өчесе читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыру йоктыручыларның 22се хастаханәгә озатылган, 82 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күпчелеге 30-50 яшьтәгеләр. Аларның саны 37гә җиткән.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан беренче урында, барлыгы — 59 очрак.
Татарстанда коронавирус инфекциясенең 12 378 очрагы теркәлгән, 10 533 кеше дәваланган.


Фикер өстәү