Яңа ел табынына файдалы салат ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була:

500-600 гр креветка
2 кыяр
соя соусы
салат яфрагы
аш серкәсе
шикәр пудрасы

Креветкаларны тозлы суда пешереп алабыз.
Кыярны түгәрәкләп яки рәсемдәгечә турыйбыз.
Салат яфракларын «ерткалыйбыз».
Соус ясау: 100 мл соя соусына бер чәй кашыгы уксус һәм бер чәй кашыгы шикәр пудрасы салып болгатабыз.

Тәликә төбенә — салат, аның өстенә кыяр белән креветка куеп, өстенә әзер соусны салабыз. Бик җиңел һәм файдалы салат! Тәмле булсын!


Фикер өстәү