Энгель Фәттахов: «Татарлыгыбызны кулга-кул тотынышып сакларга тиешбез»

«Актанышта булмый, тагын кайда булсын?!» Әлеге сүзләрне без районга сәфәр вакытында ничәмә-ничә тапкыр ишеткәнбездер?! Татар телен саклау мәсьәләсе булсынмы ул, республикага данлыклы шәхесләр тәрбияләүме, мәдәният өлкәсеме – Актанышлылар берсендә дә сынатмый. «Бу – минем туган авыл» бәйгесендә җиңүчеләребез дә әлеге районнан икәү иде. Чуракай авылыннан Рамил Сәләхов «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңү яуласа, «Җир кешесе» номинациясендә Киров авылында яшәүче Венера Сабитова беренче урынга лаек булды.

Актанышлылар безне Чуракай авылы сәхнәсендә каршы алып, мәктәп укучылары һәм җирле үзешчәннәр катнашында бик матур кичә әзерләгәннәр иде. Без дә буш кул белән бармадык, әлбәттә. Газетаның якын дусты – оста баянчы Булат Хисмәтовны тамашачылар аеруча яратты.        

Мәктәп директоры булып эшләүче Рамил Сәләхов өчен бу җиңү һич көтелмәгәнчә булган.

– Газетада мондый бәйге башлануы турында карантин вакытында белдем. Вакыт булгач, язып карарга булдым. Аны үзебезнең җирлеккә кергән Иске Әгъбәз авылында туган, шушы мәктәптә укыган олпат, хөрмәтле шәхес Вәсим Вахитовка багышладым. Аның авылга кылган матур гамәлләре бик күп. Ул безнең җирлектә юллар салдырды, ике авылдагы мәктәпләрне төзекләндерде, һәйкәл куйды, мәчет төзетте. Казанга баргач та Вәсим Хуҗаҗан улы безне якты йөз белән каршы ала. Авылдашлары турында сораша-сораша, бергәләп чәй эчәбез. Бала җанлы, кече күңелле, олпат кеше ул. Мәктәп директоры буларак иң сөендергәне шул: укучыларыбыз өчен үрнәк итеп куярлык шәхес ул безнең. Газета мәкаләсендә дә аның: «Минем өчен бәхет – игелек кылу. Яхшылык эшләсәм, көне буена җитәрлек рәхәтлек алам», – дигән сүзләрен керттем.  Шуңа күрә минем җиңүдә аның өлеше бик зур, – диде Рамил Сәләхов.

Бәйгедә җиңүченең ике кызы да катнашкан. Бер-берсенең мәкаләләрен ярыша-ярыша көтеп алып укыганнар.

Авылдашларының тирән ихтирамын казанган Вәсим Вахитов Россиянең Татарстандагы инкассациясе оешмасы бүлеге җитәкчесе булып эшли. Шулай ук Актаныш районы якташлар җәмгыяте рәисе дә булып тора.

– Нәкъ менә шушы җирлектә туганыма бик шатмын, – дип сүзен башлады ул безнең белән аралашканда. – Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнеп үстем. Әти белән әнинең 10 баласы булып, мин төпчекләре идем. Аллага шөкер, беребез дә югалып калмадык. Кайда гына эшләсәк тә, үз урыныбызны таптык. Ә инде туган якка килгәндә, аңа һәрвакыт ярдәм итәсе килеп тора. Заманында Әгъбәз авылында юл юк иде. Аны планга кертеп, юл эшләттек, күпер салдырдык, медицина пунктын төзүгә булыштык, мәктәп, балалар бакчасын төзекләндердек. Сугышта катнашкан һәр авылдашыбызның исемнәрен мәңгеләштереп, һәйкәл салдык. Янына зур пушка куйдырдык. Минем әти дә Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Аның ике абыйсы яу кырында ятып калган. Шуңа күрә минем өчен бу бик кадерле хатирә. Сугышта якыннары хәбәрсез югалган кешеләрнең шушы һәйкәлгә килеп, чәчәк куюлары күңелемә хуш килә. Әгъбәз авылына багышлап язылган җырым да бар. Аны якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева башкара. Моннан тыш, без якташларым белән бергәләп Актанышның гимнын яздык. Көен Илгиз Закиров иҗат итте. Җырын Газинур Фарукшин башкара.

Туган ягына, авылдашларына бик күп яхшы гамәлләр кылса да, үзе турында газетага язып, бәйгедә катнашырлар дип һич уйламаган.

– Мондый бәйге бик кирәк иде. Шәхсән үзем өчен зур яңалык булды ул. Күпчелек язмаларны карап, укып бардым, – диде.

Бәйгенең икенче җиңүчесе Венера Сабитова да язмасын бер сулышта язган, тик абруйлы конкурста лаеклы урын аласына өметләнмәгән.

– Мин ул язманы төн утырып яздым. Аңа кадәр дә язган язмаларым бик күп, тик беркая да җибәргәнем булмады. Монысын да җибәрдем дә оныттым. Мондый зур бүләккә ия булырмын дигән уй башыма да килмәде. Чыннан да мин авылда туып үсүем белән горурланам. Аннан соңгы тормышымны авыл белән бәйләгәнемә дә бервакытта үкенгәнем булмады, – диде ул.

Венера апа белән Алмаз абый ун баланы үз гаиләләренә сыендырган олы җанлы кешеләр. Алар турында тәфсилләбрәк газетабызның киләсе саннарында язарбыз әле.

Якташларын тәбрикләргә район башлыгы Энгель Фәттахов та килгән иде. Ул бу очрашуны зур вакыйга дип бәяләде.

– Без татарлыгыбызны, телебезне менә шулай бергә-бергә кулга-кул тотынышып сакларга тиешбез. Бу вакыйганың сәбәпчесе булган Рамилгә зур рәхмәт. 36 бала укый торган кечкенә генә мәктәп булса да, быел ике грант отты алар. Татар телен саклау безнең кебек саф татарча сөйләшүче район өчен дә проблема булып кала әле. Без балаларны туган телләрендә аралаша алсын дип түгел, ә аны тирәнтен өйрәнсеннәр, дип тырышабыз. Без тирәнтен белем бирергә тиеш. Шагыйрь, язучы, тарихчыларны Актаныш та бирмәсә, кем бирергә тиеш? Без бит Минтимер Шәриповичны, Әлфия Авзалованы биргән, бердәнбер татар гимназиясе булган район. Чуракайда да андый сәләтле балалар күп. Тарихны аны шәхесләр билгели. Кайда гына булсак та, татар җанлы булу кирәк. Вәсим кебек туган җирен, туган туфрагын яраткан шәхесләр шулай ук сирәк. Әгәр андый кешеләр күбрәк булса, район башлыгының бер проблемасы да булмас иде, – диде район башлыгы.

Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова исә җиңүчеләрне бүләкләгәндә, әлеге язмаларны жюри әгъзалары  бертавыштан җиңүче дип, билгеләде диде.

– Алар күңелгә үтеп керерлек итеп җылы, истә калырлык һәм шул төбәк, аның халкы өчен горурлык хисләре уятырлык итеп язылган. Язмалардагы вакыйгалар да, аларның геройлары да үрнәк итеп китерерлек, – диде ул.

  Зөһрә Садыйкова

Фото Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү