Танылган журналист вафат булган

Мәскәүнең төньягындагы йорт ишегалдында журналист һәм публицист Михаил Бударагинның мәете табыла. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Культура» һәм «Вечерняя Москва» газеталары өчен мәкаләләр язучы автор үз-үзенә кул салган.

«МК» мәгълүматларына караганда, 36 яшьлек Бударагинның мәетен Беломорск урамында, әнисе яши торган йорт янында тапканнар. Тикшерүчеләр «Бердәм Россия» сайтының элеккеге башлыгының үз-үзенә кул салуына спорт тотализаторында ставкалар ясау өчен алган кредитлар буенча күп санлы бурычларын этәргән, дип фаразлый.

Туганнары аның финанс хәленнән хәбәрдар булмаган, гәрчә журналистка коллекторлар килгән була, ә ВТБ бер ай элек, 650 мең сум акчаны кире кайтару турында судта җиңеп чыккан була.

Бударагин алып барган «Книжный кит» телеграм-каналында 22 декабрь төнендә журналист күптән янаулары турында хәбәр әйтә.

«Үз-үземне үтерү белән бәйле фаҗига дөрес булмаячак. Моны үтерү итеп кабул итегез. Үпкәләткән булсам гафу итегез. Тиеш булып калсам да гафу сорыйм. Барысын да таратып бетердем. Берни калмады», — дип язган ул.


Фикер өстәү