Яшьлек чорын 35 яшькә кадәр озайтканнар

Дәүләт Думасы яшьләр турында законны соңгы укылышта кабул иткән. Әлеге закон нигезендә, Россиядә яшьлек чоры 35 яшькә кадәр озайтылган. Шулай итеп, хәзер яшьләргә 14тән 35 яшькә кадәрге кешеләр керәчәк. Нәтиҗәдә Россиядә яшьләр саны 12 миллионнан күбрәккә артып, 41 миллион чамасы тәшкил итәчәк.

Әлеге үзгәреш яшьләргә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә. Федераль дәрәҗәдә “яшьләр”, “яшь гаилә”, “яшьләр сәясәте”, “яшьләр иҗтимагый берләшмәләре” төшенчәләре яңача билгеләнәчәк. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның төп юнәлешләре ватанпәрвәрлекне тәрбияләү, традицияләр дәвамчанлыгы, яшь гаиләләргә, инвалидлар һәм тормышта авыр хәлдә калган яшьләргә ярдәм итү, торак проблемаларын хәл кылу кебек юнәлешләрне үзенә алачак. Яшьләр эшмәкәрлеге, аларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү, талантлы яшьләргә ярдәм итү, белем алуын, ялын, сәламәтлеген ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнүен оештыру аерым игътибар үзәгенә алыначак.
Яшьлек планкасы – Россиянең барлык субъектлары өчен дә бер үк төрле. Мөмкинлек булганда, төбәкләр аны күтәрә ала, әмма аны берничек тә төшерергә ярамый.


Фикер өстәү