Илдар Гыйльметдинов онлайн җанисәпнең уңай якларын атады

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җанисәп вакытында онлайн формат куллануның уңай яклары турында сөйләде

«Җанисәп мәсьәләсендә закон кысаларында бергәләп эшләргә кирәк. Беркем дә кешене башкача язарга мәҗбүр итә алмый. Җанисәпнең онлайн режимда булуы бик уңайлы, чөнки сан алучы кеше әйткән фикерне үзгәртеп яза алмый. Җанисәптә яшьләр актив катнашмый иде, онлайн формат яшьләрне дә җәлеп итәр», — ди ул.

Гыйльметдинов сүзләренчә, узган җанисәптә биш ярым миллион кеше төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган. Алар турында мәгълүмат кертелгән, әмма милләтләре күрсәтелмәгән».

Депутат җанисәп алучыларга карата үзенең теләкләрен әйтте. «Җанисәп алучылар бик гадел булсыннар, һәр гаиләгә барып җитсеннәр, дөрес итеп язсыннар иде. Кешене башка халык итеп язылуга өндәүчеләр булырга тиеш түгел. Ул — закон тарафыннан рөхсәт ителми», — ди Гыйльметдинов.


Фикер өстәү