«Адымнар» мәктәбе ата-аналар өчен татар теле курслары оештыра

«Адымнар» күптелле белем бирү комплексы татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар өчен «Татар теле. Интенсив» курслары оештыра. Бу турыда мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов журналистлар белән очрашуда әйтте, дип яза «Татар-Информ«.

Татар теле курслары күптелле белем бирү комплексының Бондаренко урамында урнашкан бинасында 2021 елның 10 гыйнварыннан башланачак. Директор сүзләренчә, «Адымнар» мәктәбенең Инстаграм сәхифәсендә курслар турында барлык мәгълүмат, җаваплы кешеләрнең телефоннары бирелгән. Теләгән кеше языла ала.

«Беренче чиратта, үз укучыларыбызның ата-аналарын җыябыз. Буш урыннар калса, башка кешеләргә дә укырга мөмкинлек бирәчәкбез. Укулар кичке сәгать бишләр-алтылар тирәсендә булыр дип планлаштырабыз. Дәресләр бушлай булачак», — диде Айдар Шәмсетдинов.

Балаларны укытканда, ата-аналарның да татар теленә карата уңай тәэсирен тудыру максатыннан татар теле курслары 165нче мәктәп базасында 2017 елда башланып киткән. «Адымнар» күптелле комплексы оешкач та, бу эш дәвам иткән.

«Бүгенге көндә унар кешелек ике төркемебез бар. Аларны зурайту максаты куймыйбыз, чөнки тел өйрәнгәндә аудиториядә 10-12 кеше булуы хәерлерәк. Курсларның укучылары — татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар һәм үзебезнең укытучылар. Көн үзәгендә атнага ике мәртәбә укытучылар белән ата-аналар җыелып, рәхәтләнеп сөйләм телен үзләштерәләр», — диде Айдар Шәмсетдинов.

Яңа елдан көндез укырга теләүчеләр Бичурин урамындагы корпуска, ә кич белән — Бондаренко урамындагы бинага киләчәк.


Фикер өстәү