Өлкәннәргә «Спутник V» вакцинасын ясарга рөхсәт бирделәр

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга рөхсәт иттеләр. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина куллануы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертүне хуплады. Шулай итеп 60 яшьтән өлкән гражданнар да хәзер коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уза ала», — диде министр.

Михаил Мурашко әйтүенчә, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу препарат өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч түгел, дип яза «Известия».

Вакцинация Россиянең бөтен төбәкләрендә дә башланды.


Фикер өстәү