Бәйрәм табынына балыкны ничек сайларга?

Хәзер кибеттә балыкның ниндие генә юк!  Әмма аны Яңа ел табынына сайлаганда, безнең якларга кайдан кайтарылганын да белеп торырга кирәк.

Әйтик, күбебезнең күңеленә хуш килгән пангасиус, тилапия Вьетнам һәм Кытайдан китерелә. Вьетнам балыгында кайчандыр авыр металл табылуын онытмаска кирәк.  Ә тилапия Кытайда сәнәгать колачында үстерелә. Димәк, аңа “химия”ле азык күп ашатыла, дигән сүз.

Сөләйман балык сайларга уйласагыз, төсенә игътибар итегез. Фермерныкына караганда кыргый балыкка өстенлек бирү кирәк. Табигый балыкларның төсе – ачык кызыл түгел, ә соргылтрак  була.

Майлы шпротларны да белеп кенә сайлап алу шарт. Иң тәмлесе – көзен яки кыш көне ясалганы. Ә яз һәм җәй аны туңдырылган балыктан эшлиләр.

Сельдьны бөтен килеш, аз гына тоз салып тозланганын сатып алу әйбәт. Саңаклары лайласыз, чиста, күзләре үтә күренмәле булсын. Балыкта сары таплар бар икән, димәк, саклау вакыты чыккан яки дөрес сакланмаган, дигән сүз.

Балыкның бөтененә өстенлек бирү кирәк, чөнки туралганында консервантлар булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү