Татарстанда кышкы каникул вакытында мәктәп яны лагерьләре эшләячәк

Кышкы каникул вакытында 12 районда 289 мәктәп яны лагере эшләячәк.

Анда 12106 бала ял итәчәк. Программаны укытучылар әзерләячәк. Лагерьлар санитар кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге вазгыятькә бәйле рәвештә, күп кеше катнашында уза торган чаралар уздырылмаячак.
Каникуллар 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү