Чаллыга Мәскәү автобуслары кайтты

Чаллыга йөздән артык пассажир сыйдырышлы 37 автобус кайтарылган. Аклы-яшелле «ЛИАЗ»лар – Мәскәү мэры Сергей Собянин бүләге.

Автомобиль төзүчеләр шәһәренә аларны «Мосгортранс» бушлай биргән. «ЛИАЗ»лар соңгы вакыткача Мәскәү транспорт предприятиесенең нигезен тәшкил иткән булган. Әмма акрынлап электробусларга күчү турында карар кабул ителгәч, алар гамәлдән алына башлаган. Шулай итеп, мэрлар – Сергей Собянин һәм Наил Мәһдиевнең үзара килешенүе буенча Мәскәү Чаллыга Яңа ел бүләге ясаган.

Автобуслар «Уңайлы мохит» стандартларына туры килә. «ЛИАЗ»100дән артыграк пассажирны сыйдыра. Әмма утыргычлары  – 25 кенә, чөнки анда балалар һәм инвалидлар коляскаларын урнаштыру өчен зур мәйданчык каралган. Шулай ук инвалидларның салонга керүе өчен күтәргече бар. Бүләк автобуслар киләсе ел башыннан шәһәрнең төп маршрутларына чыгачак.


Фикер өстәү