Марат Әхмәтов: «Елны эчтәлекле итик, туган телләр елы икәнен һәр милләт тоярлык булсын»

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов туган телләргә кагылышлы чираттагы комиссия утырышын Тәтештә уздырды. Кунакларны балалар бакчасында, мәктәпләрдә дә көтәләр иде.

Тәтеш – гаҗәеп үзенчәлекле район. Анда дүрт милләт вәкиле – татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар яши. Аларның телләре, киемнәре, җырлары, гореф-гадәтләре үзенчәлекле һәм шуның белән матур да. Тәтештә халкыбыз арасында яратып кабул ителгән «Әссәләмәгаләйкүм», «Туган як» җырларын дүрт телгә тәрҗемә иткәннәр, һәр милләт бер сәхнәдә үзенчә җырлый. Кунаклар иң әүвәл Тәтештәге беренче рус мәктәбенә тукталды. Биредә 730 бала белем ала. Укучыларның өчтән бере татар телен өйрәнә. Марат Әхмәтов моны рус мәктәбе өчен яхшы күрсәткеч дип саный. Киләсе ел Татарстан Президенты Указы белән Туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Марат Әхмәтов районда бу уңайдан нинди чаралар үткәрергә җыенуларын сорашты. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов төрле милләт вәкилләренең авылларда ел саен уздыра торган милли бәйрәмнәре турында сөйләде. Ул чараларга халык өчәр-дүртәр ай әзерләнә икән.

– Җыр-биюләр, күңел ачулар булыр инде ул. Телне саклау буенча киләсе елда өстәмә чаралар күрелергә тиеш, – ди Марат Әхмәтов. –  Ярышлар үткәрәсезме, бәйгеләрме, олимпиадалармы, барысы да кабул ителә. Өч көнлек милли бәйрәм генә елны тутыра алмый. Туган телне, халыклар бердәмлеген саклау өчен җирле проектлар кирәк. Программаларны һәр төбәк үзенә генә хас милли үзенчәлекләре буенча әзерләсен иде. Министрлыклар әйткәнне генә көтеп тормагыз. Елны эчтәлекле итик, туган телләр елы икәнен һәр милләт тоярлык булсын.

Райондагы татар мәктәбенә кергәч һәм татарча сәламләүче укучыларны күргәч, Марат Әхмәтов: «Бу балалар чыннан да монда укыймы, аларны бүтән мәктәпләрдән дә җыеп алып килмәдегезме?» – дип шаяртып алды. Татар мәктәбендә 85 бала укый. «Мәктәптә бөтен нәрсә бар, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелбез. Кирәкле мәгълүматны интернеттан да табып була. Балалар татарча укый, татар мохитендә тәрбияләнә», – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәфисә Кәримова. Технология дәресендә токмач кисәләр, камыр ризыклары пешерәләр. Кунакларны да яңа гына майда йөздергән кош теле белән сыйладылар. Милли телдә укытырга мөмкинлек булып та, байтак кына ата-аналарның балаларын татар мәктәбенә бирергә теләмәве укытучыларны да борчый. Тик күңелләрдә өмет бар әле, Туган телләр елы үзаңны яхшы якка үзгәртер дип ышаналар. «Миләшкәй» балалар бакчасында 120 баланың 15е генә татар төркеменә йөри. Тәтеш районында катнаш гаиләләр байтак һәм аларның күпчелеге рус теленә өстенлек бирә. Мондый гаиләләрдә татар, чуаш һәм башка телләр аз кулланыла һәм көннәрдән бер көнне бөтенләй онытылырга мөмкиннәр.

– Бүгенге очрашу вакытында бу уңайдан эшлисе эшләр күп икәнлеген аңладык, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Ана телен белү һәр милләткә дә кирәк, дип саныйбыз.

Тәтештә «түгәрәк өстәл» янында узган комиссия утырышына республикадагы Идел аръягы – Кайбыч, Буа, Яшел Үзән, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы районы башлыклары килгән иде. Марат Әхмәтов телләрне саклау өлкәсендә эшчәнлекне балалар бакчалары җитәкчеләре һәм ата-аналар белән сөйләшүдән башларга чакырды. Туган телгә мәхәббәт сабыйның теле ачылганда ук гаиләдә башлана. Кайбыч районында «Кичке уен» үткәрү гадәткә әйләнгән. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова әйтүенчә, анда катнашу өчен башка төбәкләрдән дә кунаклар килә. «Шул бәйрәмне республика күләмендә оештырып булмасмы икән? Халык Сабантуйны гына түгел, «Кичке уен»ны да белергә тиеш», – ди Рамилә ханым. Марат Әхмәтов аның фикерен хуплады, бу уңайдан грантлар каралачагын әйтте. Чүпрәле районының Чуаш Бизнәсе башлангыч мәктәбе директоры Галина Кудряшова чуашча белем бирүче мәктәптә 10 ел эшли. Балалар башлангыч сыйныфта чуашча белем һәм тәрбия алгач, укуны күрше авылдагы рус мәктәбендә дәвам итә. Анда да чуаш теле укытыла. Чуашстан Республикасындагы база мәктәпләр белән дә элемтәдә торалар. «Бездәге укыту системасы күрше республиканыкыннан аерылмый. Үз телебездә белем алырга мөмкинлек тудырганнары өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт», – ди Галина Кудряшова.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев телләрне саклау  мәсьәләсендә әле бик нык тырышырга кирәклегенә басым ясады.

– Туган телләр буенча проблемалар Совет чорында да күзәтелде, тик аны югалту куркынычы бүгенге кебек зур түгел иде, – ди депутат. – Юкса соңгы 15–20 елда бу җәһәттән күп эш башкарылды, ләкин алар гына аз, күрәсең. Телне саклауда һәр милләт үзеннән өлеш кертсен иде. Мәктәпләрнең эше – балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү. Моңа сыйфатлы белем бирү аша гына ирешеп була. Укучылардан, татар телендә нәрсә өйрәнәсез,

дип сорашканым бар. «Укытучы китаптан күчереп язарга куша. 45 минут шулай уза», – дигән җавапны ишетү бик кыен. Андый дәрестә, әлбәттә, сөйләшергә, аралашырга өйрәнеп булмый.

– Без, милләтләр телен кайгыртып, рус телен дә кайгыртабыз. Бу – ил язмышы өчен бик мөһим. Аңлату эшен балалар бакчасыннан, ата-аналардан башларга кирәк, – ди Марат Әхмәтов. – Мәктәпләрдә берничә сыйныф ачарлык бала җыелган икән, аның берсен параллель рәвештә татар сыйныфы итәргә кирәк. Чуаш, удмурт, мордва авылларында башлангыч сыйныфларда бала үз телендә укырга тиешлекне ата-аналарга аңлатыгыз, сүзегез нигезле, дәлилле булсын.

Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елында бик күп грантлар булачак. Чараларда катнашу өчен районнардан тәкъдимнәр көтелә, аларны оештыруда акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. «Бала үз туган телендә шигырь, җыр өйрәнсә дә, гомергә истә калачак.  Туган тел бетсә, милләт тә бетә, дигән сүз», – ди Марат Әхмәтов.

Фәния Арсланова

ФОТО: tetyushy.ru


Фикер өстәү