Татарстан финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачетта беренче урынга чыккан

Республикада яшәүчеләр финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачетны (оештыручылары – Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы) 90 мең тапкырдан артыграк тапшырып, зачетта катнашучылар саны ягыннан Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

Эшмәкәрләр өчен аерым зачет үткәрелгән – алар чама белән 2,3 мең тапкыр тест узган. Республика әлеге күрсәткеч буенча да Россиядә лидерлыкка чыккан. Зачетта катнашучыларның өчтән бер өлеше биремнәрне уңышлы үтәгән.

“Татарстанлылар финанс белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте – зачетта катнашучыларның өчтән ике өлеше диярлек аны уңышлы тапшырды, – ди Россия Банкы Идел-Вятка Баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин. – Онлайн-зачет кешеләргә банк хезмәтләре, продуктлары, үз хокукларын яклау мөмкинлекләре турында белемнәрен киңәйтүгә, Ә Россия Банкына – финанс ягыннан агарту буенча алга таба эшнең төп юнәлешләрен билгеләүгә ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, Бөтеросия онлайн-зачетның өченче тапкыр уздырылуын искәртик. Ул 2020 елның 7-18 декабрендә узган. Быел анда 450 меңнән артыграк кеше катнашкан. Аны уңышлы тапшыру өчен 30 сораудан 20сенә дөрес итеп җавап бирергә кирәк булган.

 


Фикер өстәү