Хатыны хыянәтен кичерә алмаган ир ике баласы белән газга агуланып үлгән

Башкортстанның Дәүләкән районында Уфада гомер иткән 37 яшьлек ир һәм аның ике баласының мәете табылган. Ир хатыны хыянәтен һәм аның аерылышу тәкъдимен кабул итә алмаудан коточкыч җинаятькә барган.

Читтән бәхетле генә күренсәләр дә, гаиләне якыннан белүчеләр барысы да читтән генә яхшы күренә дип белдергән.

Фаҗига буласы көнне хатын өенә таңда гына кайта. Ире хатынын ишегалдында машинада көтеп утыра. Алар сөйләшкәннән соң өйләренә керәләр. Ә икенче көнне ир иртән балалары белән һава суларга дип урамга чыгып китә.

Үлеменә берничә минут кала ул хатынына шалтыратып, улының үлеме һәм кызының тиздән үләчәген хәбәр итә. Беразадан ул телефонын алмый. Ир ике баласы белән машинада газ исенә агуланып үлгән хәлдә табыла.


Фикер өстәү