Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яңа ел белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Яңа ел белән котлады. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Яңа ел килергә санаулы сәгатьләр генә калып бара. Узып баручы ел шактый катлаулы һәм бик мөһим булды. Вакыт һәм килеп туган хәлләр нинди генә үзгәрешләр китереп чыгармасын, халкыбызның бердәмлеге, авырлыкларны «иңгә иң» торып җиңә белүе аның иң асыл сыйфатларының берсе булып кала.

2021 ел Татарстан өчен үзенчәлекле булачак. Республикада ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Һәр гаиләнең милли үзенчәлеге, Яңа ел йолалары бар. Әмма безне бу көндә игелекле гамәлләр кылу, якыннарыбызга игътибарлы булу рухы берләштерә.

2021 ел безнең өмет-ышанычларыбызны акласын, күпмилләтле республика халкы алдында торган ниятләр тормышка ашырсын иде. Барлык кешеләргә сәламәтлек, муллык, бәйрәм кәефе телим», диелә котлауда.


Фикер өстәү