Галим коронавирус кебек тагын бер куркыныч авыру таралу турында кисәтә

Конго демократик республикасында үлемгә китерүче яңа төр авыру таралырга мөмкин. Бу хакта 44 ел элек Эбола авыруын ачкан микробиолог Жан-Жак Муембе-Тамфум хәбәр итте, дип яза CNN.

Яңа авыру турында галим Конгоның көнбатышында урнашкан Ингенде шәһәрендә геморрагик бизгәк билгеләренә охшаш авыру билгеләре бер хатында күзәтелгәннән соң хәбәр иткән.

Тикшерүгә җибәрелгән анализлар Эбиола булмавын, ә икенче бер авыру барлыгын раслаган.
Бу яңа патогенның нульле пациенты булырга мөмкин һәм әлеге авыруны «Х авыруы» дип атаган галим. Аның фикеренчә, әлеге авыру коронавирус төсле үк йогышлы булырга мөмкин. Билгесез авыру Эбиола вирусы кебек 50-90% үлем очрагына китерүе бар.
Хәзер авыру йоктырган хатын изоляцияләнгән, өйрәнү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү