«Куркынычсызлык мендәре»н ничек тупларга? (Акча җыю СЕРЛӘРЕ)

Ел ахырында Сбербанк үткәргән сораштыруда катнашучы Россия халкының күпчелеге киләсе елда «финанс мендәре» булдырырга максат куюлары турында белдергән. Айлык хезмәт хакыннан ай саен читкә кую кирәген белеп тә, аны гадәткә кертеп җибәрә алмаучылар да юк түгел. Психолог, коуч Зөлфия Максутова «финанс мендәре»н булдыру хакында берничә киңәшен дә бирде.

– «Куркынычсызлык мендәре» ул ай саен кулга кергән акчаның 10 процентын җыеп барудан гыйбарәт. Монда хезмәт хакы гына түгел, теләсә кайсы керемнән җыеп бару турында сүз бара. Мәсәлән, 1000 сум эшләсәң – 100 сумын, 100 мең эшләсәң, 10 меңен алып куеп барасың. Хезмәт хакы азрак булган саен акчаны алып кую җиңелрәк. «Куркынычсызлык мендәре»ндә җыелган акчаны тотмаска тырышырга кирәк. Шуңа күрә аны төрле валютага  яки алтынга әйләндерү отышлырак булачак.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү