Түбән Кама журналисты алтынчы кызын тапкан

9 гыйнвар көнне Түбән Камада 55 нче сабый дөньяга килгән. Быел шәһәргә дә 55 ел туа.

Шул бәйрәм хөрмәтеннән ЗАГС хезмәткәрләре әлеге сабыйның гаиләсенә бүләк тапшырган. Наталья һәм Вениамин Плотниковлар гаиләсендә яңа туган сабый алтынчы кыз. Ир белән хатын 11 ел бергә яшиләр. Гаилә башлыгы “КамаТрансСервис” оешмасында машина йөртүче, Наталья — “Нефтехим-Медиа”ның редакторы.
– Без – бик бәхетле! Алага шөкер, алтынчы принцессам туды, – ди Наталья. – Тагын бала алып кайтырмынмы, белмим. Планда юк. Әмма тагын бер кат әни булырга насыйп була икән, димәк шулай булачак. Кызымның да, үземнең дә хәлем бик яхшы. Барлык котлаучыларга чиксез рәхмәтемне җиткерәм.


Түбән Кама журналисты алтынчы кызын тапкан” язмасына фикерләр

  1. биш-алты бала белән кайчан редактор вазифасын башкарырга өлгерә икән, кызыыыык?!

Фикер өстәү