Дәүләт Думасы депутатларының кабул итү атнасы башланды

Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7 й.) онлайн-режимда гражданнарны шәхсән кабул итүләр уздыра.

Кабул итүгә алдан язылып кую һәм өстәмә мәгълүматлар алу өчен 8(843)238-10-00 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Гражданнарны кабул итү Skype (Priemnayaer116) элемтә каналы аша башкарыла.

13 гыйнварда 10.00 сәгатьтә депутатлар Мурад Гаделшин, Ольга Павлова, Борис Менделевич, 14.00 сәгатьтә – Ирек Богуславский кабул итәчәк.


Фикер өстәү