Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов вазифасыннан китә. Бу хәбәрне академия ректорының референты Гөлнара Богданова раслады, дип яза Татар-информ.
«Безнең ректор алмашыначак. Яңа ректорның кем булачагы әле билгеле түгел. Әлегә Айнур Әхәтович Тимерханов вазифаларны башкаручы булып тора. Ул фән буенча проректор булып эшли иде», — дип сөйләде Гөлнара Богданова.
Ул ректорның китүенең сәбәпләре билгесез булуны, аның үз теләге белән китүен әйтте.
Данияр Абдрахманов 2019 елның март аенда Болгар ислам академиясенең ректоры итеп билгеләнгән иде.