Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация башланды

Бүгеннән республикада коронавирустан массакүләм төстә прививка ясату башланды. “Теләгендә булган барча кеше яшәү урыны буенча поликлиникада язылып, Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин”, – дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: “Спутник V” вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән. Ә аны саклау вакыты ачканнан соң нибары ике сәгать кенә тәшкил итә. Шуңа күрә поликлиникага язылучылар бу эшкә бик җаваплы карарга: медицина учреждениесенә прививка ясатырга вакытында килергә тиеш.
“Спутник V” – ике этаплы вакцина. Беренче тапкыр прививка ясатканнан соң 21 көн узгач аны кабат ясату шарт. Ике этап арасында салкын тидерү билгеләре пәйда булган очракта вакцинацияне өзәргә туры киләчәк. Шуңа күрә бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу таләп ителә.
Коронавируска антитәнчекләр икенче тапкыр прививка ясатканнан соң ике атна узгач пәйда була.


Фикер өстәү