Озак еллар»Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында эшләгән язучы, шагыйь, журналист, публицист Рәфикъ Юныс улы Юнысов вафат, дип хәбәр итә «Казан утлары» журналы.
Рәфикъ Юныс улына 77 яшь булган. Хушлашу вакытын соңрак хәбәр итәрбез.
Белешмә өчен:
Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында туган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat